belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр

Яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр

25 Aug, 2020 Фәния Фазлыева 0
Яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.ru

Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак.

«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 25.08.2020 - 12:44):https://belem.ru/node/7936