Татарстанлылар Россия мәгариф министрына ата-аналар җыелышында сораулар бирә алачак
18 Aug, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк.
Ел саен үткәрелә торган гомумроссия чарасы 28 августта узачак. Мәгариф министрлыгы башлыгы белән аралашу онлайн-трансляция ярдәмендә илнең төрле төбәкләреннән турыдан-туры тоташтырып, диалог форматында узачак.
Министрга сорауларны Россия Мәгариф министрлыгы сайтында махсус сервис аша, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайты аша җибәрергә, шулай ук ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында калдырырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьләр 22 августка кадәр кабул ителә.