belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Кукмара егете Инсаф Фәйзрахманов БДИны 400 баллга диярлек тапшырды

Кукмара егете Инсаф Фәйзрахманов БДИны 400 баллга диярлек тапшырды

7 Aug, 2020 Фәния Фазлыева 0
Кукмара егете Инсаф Фәйзрахманов БДИны 400 баллга диярлек тапшырды
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Кукмара
Чыганак: 

https://tatar-inform.ru

Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Бездә ике йөз баллы укучылар Чаллыда, Кукмара районында - Ядегәр авылында бар. Бу көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә дигән сүз. Чөнки программа барысы өчен дә бертөрле», - диде мәгариф һәм фән министры.

Кукмара районы авыл мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов имтиханнарны - рус теле һәм информатика һәм ИКТ буенча — 100әр, физика буенча — 99, профильле математика буенча 94 баллга тапшырган.

«Менә дигән нәтиҗә, минемчә, — диде министр. - Бездә бишәр имтихан тапшыручылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр дә бар. Кагыйдә буларак, мондый балалар төрле яклап үсештә».

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда быел 100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре саны арткан. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 07.08.2020 - 12:49):https://belem.ru/node/7915