1нче сентябрьдә мәктәпләрдә традицион "линейкалар" уздырылмаячак
8 Jul, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Белем көнендә быел традицион мәктәп линейкалары булмаячак. Бу хакта бүген пандемиянең беренче нәтиҗәләренә багышланган халыкара конференциядә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Аңлаешлы сәбәпләр аркасында без аларны аз гына башка форматта уздырачакбыз, әмма без бик ышанабыз, укучылар һәм укытучылар мәктәпләргә килер һәм белем бирү процессы башланачак», — дип хәбәр итте министр.
Кравцов 1 сентябрьдә укучылар мәктәпкә киләчәк, дип өстәде. Ә традицион линейка коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле булмаячак.