Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы эшләнә
4 Jul, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.
«РФ субъектларының, эш бирүчеләрнең булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сервислар, стажировкалар оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләре бар, — дип билгеләп үтте Мишустин. — Монда мин хезмәт министрлыгын „Россиядә эш“ порталында „шундый иң яхшы стажировкалар исемлеген“ булдыруны сорар идем».
Шулай ук РФ Премьер-министры Мәгариф һәм югары белем һәм мәгърифәт министрлыкларына әлеге сервис эшен киләсе ел башыннан башлап оештырырга кушты. Аны булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын стажировкага җибәрү өчен белем бирү оешмалары файдаланачак.