Роспотребнадзор мәгариф учреждениеләрендә расписание буенча күрсәтмә бирде
Гомуми белем бирү оешмалары эше балалар аралашуын минимальләштерү өчен төзелгән расписание буенча үткәрелергә, һәр сыйныфка үз кабинеты беркетелергә тиеш. Яңалык Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик кагыйдәләренә кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ буенча, махсус җиһазлар таләп ителгән физкультура, рәсем, хезмәт, технология, физика һәм химия дәресләреннән кала, балалар барлык дәресләрдә дә билгеләнгән бер кабинетта гына шөгыльләнәчәк.
«Гомуми белем бирү оешмасы дәресләр өчен махсус төзелгән расписание, укучыларның аралашуын минимальләштерү (шул исәптән термометрия үткәргәндә, ашханәдә ашаганда) максатыннан төзелгән тәнәфес буенча эш алып барылырга тиеш», диелә документта.
Дәресләр вакытында коридорларны, ә тәнәфес вакытында кабинетларны җилләтергә кирәк булачак.