belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк

Җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк

30 Jun, 2020 Фәния Фазлыева 0
Җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://www.tatar-inform.ru

Татарстанда җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Төп таләп — лагерьларда персоналны коронавируска антитәнчекләргә тикшерү анализыннан соң гына туплау», — диде ул. Бу анализны эш башланганчы өч тәүлек алдан соңармыйча ясарга кирәклеген искәртте. «Хәзер безгә барлык лагерьлар шушы анализ нәтиҗәләре турында мәгълүмат җибәрә», — диде Патяшина.

Роспотребнадзор җитәкчесе балаларны лагерьларга «йогышлы авырулар белән контакты юк» дигән белешмәсе һәм прививкалар турында мәгълүматы булганда гына кабул ителүен әйтте. 

Һәр лагерьга аерым медицина оешмасы билгеләнгән. Инфекция ачыклана калса, табибларның эш планы билгеләнгән.

Лагерьларга санитар-эпидемиологик бәяләмә буенча гына ачылу рөхсәт. Су чыганаклары да, балаларның су коену урыннары да санитария нормалары үтәлешенә тикшереләчәк. Роспотребнадзор таләпләре методик рекомендацияләрдә күрсәтелгән. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.06.2020 - 22:37):https://belem.ru/node/7867