Татарстан дәүләт стипендиясен алу өчен конкурс игълан ителде
23 Jun, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Студентлар Татарстан Республикасының Махсус дәүләт стипендиясен алу өчен конкурста катнашуга чакырыла. Әлеге стипендия дәүләт белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә белем алучы, укуда һәм фәнни эшчәнлектә сәләтләрен күрсәтә алган студентларга бирелә.
Конкурста катнашуга дәүләт аккредитациясе булган шәхси мәгариф учреждениеләре студентлары да чакырыла. Стипендия күләме аена 2 780 сум тәшкил итә, ул 1 сентябрьдән башлап уку елы буена билгеләнә.
Конкурста катнашырга теләгән студентларга үз институты/югары мәктәп/факультетының тәрбияви һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары/деканга мөрәҗәгать итәргә кирәк.