Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбиятын укытучылар игътибарына!
Агымдагы елның 24нче ноябре-5нче декабрендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Рус төркемендә белем алучыларга татар телен «Татарча да яхшы бел» (авторы Р.Р. Нигъмәтуллина) укыту-методик комплексы буенча укыту” темасына багышланган курслар уздыра.
Институтның рәсми сайтында эленгән мәгълүматларга караганда, 72 сәгатьлек курс 2300 сумга төшәчәк.
Курс тыңлаучыларын 23нче ноябрьдә сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр Казан, Оренбург тракты, 4а (Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты укыту үзәге) адресы буенча көтәләр.
Дәресләр тәртибе: 24.11.08 - 5.12.08: 09.00дан 10.20гә һәм 10.30дан 11.50гә кадәр, (11.50-12.50 төшке аш). Шулай ук 13.00дән 14.20гә һәм 14.30дан 15.50гә кадәр.
Укулар түбәндәге темалар буенча барачак:
«Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплексының үзенчәлекләре (дәреслек, укытучылар өчен методик әсбап, аудиодиск, эш дәфтәре, диагностик материл);
«Татарча да яхшы бел» комплексы нигезендә укучыларның белем алуын оештыру;
Контроль эшләрне уздыру һәм анализлау механизмы.
Шулай ук «Ел укытучысы-2008» бәйгесе җиңүчеләре тарафыннан мастер-класслар үткәрү, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренең мәгариф оешмалары базасында гамәли эшчәнлек алып бару да планлаштырыла. Һәр районнан шушы өлкәдә эшләүче 2-3 укытучының килүе сорала.
Элемтә өчен телефон номеры: 89053732632