belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Интерактив экоуеннар («SMART Notebook» программасында ясалган, экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән дидактик уеннар)

Интерактив экоуеннар («SMART Notebook» программасында ясалган, экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән дидактик уеннар)

15 Jun, 2020 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Интерактив экоуеннар («SMART Notebook» программасында коммуникатив алымнар кулланып ясалган, экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән дидактик уеннар)
Ресурс авторы: 
Әхмәтҗанова Оркыя Сабир кызы, Яр Чаллыдагы 106 нчы «Күңелле уен» балалар бакчасының 1 нче квалификацион категорияле укытучы-дефектологы

Максат: балаларга интерактив уен нигезендә экологик белем бирү.

Тәрбияче балаларга интерактив тактада рәсем күрсәтә, экошәһәр төзергә тәкъдим итә.

– Балалар, әйдәгез экошәһәр төзибез. Экошәһәрне тирә-якны саклауга һәм яклауга караган рәсемле «кирпеч»ләрне генә кулланып төзербез. Сез бары тик бу шәһәргә, өйләргә туры килә тоган «кирпеч»ләрне генә сайлап алырга тиешсез.

Балалар экошәһәр төзиләр һәм уен барышында табигать күренешләре турында сөйлиләр һәм кешеләрнең табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр:

  • экошәһәрдә шифалы яңгырлар ява, салават күпере чыга;
  • экошәһәрдә яшел үсентеләр утырталар;
  • экошәһәрдә елгаларны пычратмыйлар;
  • экошәһәрдә кешеләр ял итү паркларында ял итәләр;
  • экошәһәрдә чистарту корылмалары эшли;
  • экошәһәрдә тирә-юньгә зарар китермәүче машиналар йөри;
  • экошәһәрдә кошлар өчен җимлекләр ясыйлар;
  • экошәһәрдә велосипед юллары ясалган;
  • экошәһәрдә кошлар сайрый, кешеләр аларны саклыйлар һ.б.

Балалар «Кирпечләрне» (рәсемнәрне) интерактив тактада бармаклар ярдәмендә күчереп куеп өй төзиләр.

 

 

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Интерактив экоуеннар («SMART Notebook» программасында коммуникатив алымнар кулланып ясалган, экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән67.76 MB
Ресурс төре: 
IT-бәйге финалисты
Интерактив ресурс
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Туган якны өйрәнү
Мәктәпкәчә тәрбия
Педагогика һәм тәрбия
Экология
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.06.2020 - 20:38):https://belem.ru/node/7843