belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “Айсылу һәм Алёнага кунакка” дидактик уены

“Айсылу һәм Алёнага кунакка” дидактик уены

15 Jun, 2020 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
“Айсылу һәм Алёнага кунакка” дидактик уены
Ресурс авторы: 
Хисамова Алсу Марат кызы, бакча мөдире; Зиатдинова Фирдәния Хаҗип кызы, өлкән тәрбияче; Шәйхетдинова Йолдыз Фәрит кызы, тәрбияче
Максат: татар һәм рус милләтенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белемнәрне ныгыту, күзаллауны киңәйтү. 
Уен төркемләр һәм аерым шөгыльләр өчен төзелде. Әлеге уенны балалар бакчасы тәрбиячеләре, түгәрәк җитәкчеләре, өй шартларында әти-әниләр уен буларак кына түгел, ә татар һәм рус телләренә өйрәтү, дөрес аралашу чарасы буларак шөгыль итеп тә куллана ала.
Тавыш яздырулы дидактик уен татар һәм рус милләтенең мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында белемнәрне ныгыту, күзаллауны киңәйтүгә ярдәм итә, тарихи җәүһәрләр белән таныштыра. Бала милли киемнәр, уенчыклар, көнкүреш җиһазлары, милли ризыклар, орнамент, язучы-шагыйрьләр, халык авыз иҗаты белән таныша, сүз байлыгын арттыра, уен барышында дөрес сөйләм булдырыла.
Уен комплектына түбәндәге темалар керә: 
  1. Татар һәм рус  өе  (бүлмәләр, милли бизәлеш) 
  2. Татар һәм рус милли киемнәре.
  3. Татар һәм рус милли аяк киемнәре.
  4. Татар һәм рус милли баш киемнәре  
  5. Татар һәм рус милли ризыклары  
  6. Татар һәм рус  милли уенчыклары.
  7. Татар һәм рус  милли орнамент.
  8. Татар һәм рус  милли музыка уен кораллары.
  9. Татар һәм рус язучы, шагыйрләре.
  10. Әкиятләр.
Беркетелгән файлКүләме
Package icon “Айсылу һәм Алёнага кунакка” (Татар һәм рус телләрендә 5-8 яшьлек балалар өчен ИКТ-технологияләр кулланып дидактик уен)174.59 MB
Ресурс төре: 
IT-бәйге финалисты
Интерактив ресурс
Презентация
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар теле (рус мәктәбе)
Туган якны өйрәнү
Мәктәпкәчә тәрбия
Педагогика һәм тәрбия
Уен
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.06.2020 - 17:47):https://belem.ru/node/7841