Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы дистанцион рәвештә узачак
Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы, килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, дистанцион рәвештә узачак. Анда татар милләтеннән булган 10-17 яшьлек балаларны катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын этник үзенчәлек җирлегендә берләштерү, татар халкының күп гасырлык традицияләрен дәвам итүче сыйфатында балаларда үзаңны үстерү.
Чараның программасы дистанцион форматта татар теле дәресләрен, онлайн мастер-классларны һәм татар халкының тарихы белән танышуны үз эченә ала. Шулай ук балалар өчен дистанцион рәвештә күңел ачу программасы да (иртәнге зарядка, кичке чаралар, чатта яшьтәшләре, башка катнашучылар белән аралашу һ.б.) оештырылачак.
Смена 7 көн дәвам итә. Көн саен һәр катнашучы онлайн режимында 2,5 сәгать вакыт үткәрәчәк. Татар теле дәресләре дистанцион форматта «Ана теле» онлайн-мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк.
Сменада катнашырга теләүчеләр 2020 елның 15 июненә кадәр https://forms.gle/w8mus437rLFcSo9W9 сылтамасы буенча заявка тутырырга, шулай ук барысының да интернетка керү мөмкинлеге тиеш.