belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә

Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә

11 Jun, 2020 Фәния Фазлыева 0
Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен укучылар БДИны тапшырып бетергәннән соң оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен укучылар БДИны тапшырып бетергәннән соң оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә. Бу турыда министр Сергей Кравцов хәбәр итте.

– Без БДИдан соң чыгарылыш кичәләрен уздырырга ниятлибез. Ул башка еллардагы кебек үтәр, дип уйлыйбыз. Бу турыда Роспотребнадзор белән киңәшләштек.

Министр шулай ук 27 июнь көнне 11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе булачагын да искәртә, анысы инде онлайн узачак. Кравцов чыгарылыш кичәләренең Роспотребнадзор таләпләрен искә алып кына уздырып булачагын да әйтеп узды.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.06.2020 - 22:34):https://belem.ru/node/7837