Татар теле дәрестә генә укытылырга тиеш түгел
"Татарстанның 759 балалар бакчасында укыту һәм тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. 585 балалар бакчасында аерым татар төркемнәре каралган. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында бу юнәлештәге эш турында җентекләп сөйләделәр.
Республикада 70 милли балалар бакчасы эшли. Биредә сабыйларны мари, чуаш, удмурт һәм мордва телләрендә укыталар һәм тәрбиялиләр. Шулай итеп, балалар туган телдә белем ала.
"Татар теле Туган тел дәресе буларак кына өйрәнелергә тиеш түгел, аны тематик клублар, проектлар, татар телендәге чаралар аша тәрбияләргә кирәк. Мәсәлән, балалар мәгълүматны уеннар, театральләштерелгән тамаша, физкультура рәвешендә бик теләп кабул итәләр", - дип сөйләде депутат, "Бала-сити " үзәге директоры Альбина Насыйрова.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанда 1747 балалар бакчасы эшли, шул исәптән 29 дәүләтнеке булмаган, һәм үз структурасында мәктәпкәчә төркемнәр булган 266 мәктәп.