Мәктәпләргә кабул итү тәртибе үзгәрәчәк
Федераль министрлык балаларны укуга кабул итү процедурасында үзгәрешләр тәкъдим итте. Боерык проекты берничә яңалык кертүне күздә тота. Документ норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Башлангыч, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укуга кабул итү тәртибенең үзгәрүе көтелә. Проект нигезендә, балаларны кабул итү 1 февральдән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылачак.
Мәктәпкә укырга кергәндә бер гаиләдән булган балаларның өстенлеге турындагы Закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан узган ел ахырында кабул ителгән иде. Проект инициаторлары сүзләренә караганда, яңа закон балалары бер-берсеннән ерак булган төрле мәгариф учреждениеләрендә белем алучы яки тәрбияләнүче ата-аналаның тормышын җиңеләйтәчәк.
Моннан тыш, мәктәпкә керү өчен кирәкле документлар исемлеге дә үзгәрәчәк. Хәзер булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына туу турында таныклыкның яки гариза бирүченең туганлыгын раслаучы документның оригиналын, гражданинның шәхесен билгеләргә мөмкин булган документның оригиналын күрсәтергә кирәк булачак. Кирәк булса, опека һәм попечительлек билгеләүне раслаучы документ бирергә кирәк.