Татарстан мәктәпләрендә укучылар "Мин - укучы" суперсервисын эшләүдә катнаша алачак
Цифрлы Трансформация үзәге белгечләре "Мин - укучы" яңа суперсервисы булдыру өстендә актив эшләвен дәвам итә. Цифрлы продукт әзерләү процессында җитештерүчеләр укучылар белән элемтәдә тора, аларны прототипларны тестлаштыруга җәлеп итә.
Яңа цифрлы сервис мәктәп укучылары өчен максималь уңайлы һәм файдалы булсын өчен, җитештерүчеләр кулланучылар тикшеренүләренең беренче өлешен төгәлләде. Күптән түгел Бөгелмә, Актаныш, Яр Чаллы, Казан, Саба һәм республиканың башка районнарыннан мәктәп укучылары белән интервью үткәрелде.
Яшүсмерләрдән мәктәптә көннең ничек узуы турында сөйләүләрен, үзләренең мавыгулары һәм хоббилары белән уртаклашуларын; мәктәпкә ничек баралар һәм кайталар, өй эшләре һәм уку дәресләре расписаниеләре турында сорадылар, аларны мәктәптә ашату канәгатьләндерәме, мәктәп чараларында катнашалармы дип кызыксындылар. 5-11 нче сыйныф укучылары киләчәктә дә суперсервис булдыруда шәхсән катнаша ала: моның өчен укучыларга сылтама буенча үтеп кечкенә анкета тутырырга кирәк.