Укытучыларның җәйге ялы үзгәрәчәк
30 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Төбәкләргә укытучыларның җәйге ялы турында аңлатмалар җибәрелде. Федераль министрлыкта иң популяр сорауларның берсенә җавап бирделәр.
Педагогик хезмәткәрләрнең җәйге яллары вакытлары турындагы мәсьәлә күп кенә укытучыларны борчый. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, укытучылар аңлатуларны сорап, методик ярдәм буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәләр.
«Җәйге яллар чорына төзәтмәләр кертү һәм июнь аен имтихан кампаниясе алдыннан бер ай ял бирү турында карар кабул ителде. Барлык кирәкле аңлатмалар төбәкләргә җибәрелде, - диелә хәбәрдә.