belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Июль башында вузларда Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш узачак

Июль башында вузларда Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш узачак

18 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Июль башында вузларда Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш узачак
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru

Июль башында Россия вузлары өчен Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак. Моның турында Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итә. Тик искәрмә дә бар: кайбер төбәкләрдә эпидемиологик ситуация яхшырса, бәйрәм традицион форматта узарга мөмкин.

– Вузларны тәмамлаучылар өчен бәйрәм уздыру бик мөһим, аеруча пандемия шартларында. Бу студентларга теләктәшлек булачак, аларның кәефләрен күтәрәчәк. Студентлар, безнең барыбыз кебек үк, җанлы аралашуга сусап яши. Чыгарылыш студентлары бер-берсен күптән күрмәгән, аларга хәзер дәүләт имтиханнарын тапшырырга, диплом эшләрен якларга кирәк. Әлбәттә, алар вузны тәмамлау истәлекле вакыйга буларак хәтергә кереп калуын тели, – ди министр.

Моңа кадәр министр Россия Федерациясе тарихында беренче тапкыр чыгарылыш бәйрәме онлайн рәвештә узачагын хәбәр иткән иде.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.05.2020 - 21:57):https://belem.ru/node/7803