Быел тугызынчы сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханны (ОГЭ) бирми
13 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмаячак. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар.
«9 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла. Еллык билгеләр нигезендә йомгаклау билгеләре куечалак», — диелә министрлык хәбәрендә.