15 майда КФУда “Кабул итү кампаниясе – 2020” буенча турыдан-туры эфир оештырыла
Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак.
Агымдагы елда КФУда кабул итү кампаниясе беренче чиратта КФУның «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәре кебек дистанцион технологияләрне максималь кулланып оештырылачак.
Онлайн-кабул итү үзенчәлекләре турында Уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләячәк һәм абитуриентларның, ата-аналарның барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук “ВКонтакте” һәм YouTube битләрендә. Социаль челтәр һәм видеохостинг чатларында сораулар бирергә мөмкин булачак.
Турыдан-туры эфирда 2020 елда КФУга укырга керү буенча иң кызыклы сорауларга җаваплар әйтеләчәк.