Коронавирус таралуга бәйле вәзгыятькә карамастан, сыйныф җитәкчеләре өчен кертелүче түләүләр сакланып калачак
1 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Россия мәгариф министрлыгы регионнарны сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга түләүләр әзерләүгә зур җаваплылык белән карарга чакырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль министрлык төбәкләрдә эшләүче укытучыларга хезмәт хакы ничек түләнүен күзәтеп торачак.
Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында сыйныф җитәкчеләре өчен айлык түләүләр кертте. Билгеләп үтик, яңа түләүләр төбәкләр территориясендә элегрәк гамәлдә булган түләүләрнең кимүенә китерергә тиеш түгел.