БДИ тапшыру сроклары кабат күчерелерме?
Кирәк булган очракта, БДИның вакыты күчерелергә мөмкин. Бу эш быелга планлаштырылмый. Әмма Рособрнадзор буенча Федераль хезмәттә бердәм дәүләт имтиханын үткәрү срокларын күчерү ихтималы да юк түгел. Бу илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле булачак.
Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев БДИ йомгаклау аттестациясе формасы буларак сакланачак, дип ышандырды. Бәлки, вакыт узу белән имтихан форматы үзгәрер. Цифрлы технологияләр һәм Интернет та кулланыла башларга мөмкин.
БДИ-2020нең төп чоры 8 июньдә башланачак һәм ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бу көнне унберенче сыйныф укучылары һәм узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият, информатика һәм ИКТ буенча имтихан тапшырачаклар. 11 июньгә рус теле буенча БДИ билгеләнде. 5 июньдә мәктәп укучылары математика буенча сынау үтә. 18 июньдә — тарих һәм физика, 22 июньдә-җәмгыять белеме һәм химия буенча имтихан узачак. 25 июньдә чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) («сөйләшү» бүлегеннән тыш) һәм биологиядән БДИ булачак. 26 һәм 29 июньдә - чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) («сөйләшү " бүлеге).