ТРның туган телләрен өйрәнүче мәктәпләр 15 меңнән артык дәреслек алды
Татарстан мәгариф оешмаларында укыту биш телдә алып барыла, җиде тел өйрәнү предметы булып тора.
Татарстанда 2016-2019 елларда туган телләрне өйрәнү буенча мәктәпләргә 15 мең данәдән артык дәреслек һәм нәфис әдәбият кайтартылган, шулай ук якшәмбе мәктәпләре өчен укыту-методик комплектлар сатып алынган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышы материалларында әйтелә.
Федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек кертелгән, 24 укыту-методик комплекты уку әсбабы буларак кулланыла.
Узган ел ТР Мәгарифне үстерү институты базасында РФнең 15 субъектыннан 40 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре квалификациясен күтәрде. Моннан тыш, милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү кысаларында КФУ һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында 25 һәм 67 кеше белем алды.
Татарстан мәгариф оешмаларында укыту биш телдә – рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә алып барыла. Рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит телләре – өйрәнү предметы булып тора. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләт теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.