Татарстанның 8 уку оешмасы 30 миллион сум алды

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәме алачак башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының өстәмә исемлеген раслады. Әлеге боерыкка Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко 27 октябрьдә кул куйды. Конкурста җиңүчеләргә, финанслау күләменә бәйле, федераль бюджеттан 20-30 миллион сум күләмендә акча бүленеп биреләчәк.
Исемлектә Татарстан Республикасының 8 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмасы да бар. Болар – Түбән Кама агросәнәгать техникумы, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Казан энергетика техникумы, Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте, 104нче һөнәри лицей һәм Б.Г. Макшанцев исемендәге 33нче һөнәри лицей. Аларның барысы да федераль казнадан 30шар мең сум күләмендә акча алачак.
