belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Онлайн дәресләр урынына телевизион дәресләр булачак

Онлайн дәресләр урынына телевизион дәресләр булачак

20 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Онлайн дәресләр урынына телевизион дәресләр
Россия
belem.ru яңалыклары

Мәгариф министрлыгы "Триколор" телекомпаниясе белән бергә "Минем мәктәп online" белем бирү тапшыруларын башлап җибәрә. Проект өлкән сыйныф укучыларына БДИ һәм ТДИга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Бу интернетка керү мөмкинлеге булмаган укучы hәм укытучылар өчен уйлап табылган чара.

Видеодәресләр федераль белем бирү стандартына (ФГОС) тулысынча туры килә. Экраннардан авторлык методикасы буенча эшләүче Россиянең иң яхшы педагоглары чыгыш ясаячак. Алар балаларга төп темаларны төшендереп һәм аңлаешлы итеп аңлатачаклар.

Беренче видеодәрес 22 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 4.00 сәгатьтә башлана. Тема: математика, 9 сыйныф. Санлы туры, тигезсезлекләр.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.04.2020 - 23:09):https://belem.ru/node/7748