Быел мәктәпләрдә уку елы кайчан тәмамланачагы билгеле булды
16 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәктәпләрдә уку елы кайчан тәмамланачагы турында сөйләде. "Елны традицион даталарда — 25 нче һәм 30 майда тәмамлыйбыз, дигән карар кабул ителде. Әгәр санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтихан алдыннан без 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән очраша алабыз», - диде Премьер-министр урынбасары.
Имтиханнар чоры 8 һәм 9 июньдә башланырга һәм июль аенда гына төгәлләнергә тиеш. Роспотребнадзор тарафыннан имтиханнарның расписаниесе проектлары әзерләнгән.