Владикавказда Татарстан данын яклаучылар да бар

11–15 ноябрьдә Владикавказда "Кеше тәрбияләү" исемле Россиякүләм һөнәри конкурс финалы узачак. Бәйге быел беренче тапкыр гына үткәрелә, биредә Россиянең барлык регионнарыннан укытучылар катнаша.
Шушы көннәрдә чараның федераль (читтән торып) этабы бара. Мөгаллимнәр балалар бакчасы, мәктәп–интернатлар (шул исәптән кадет мәктәпләр) тәрбиячеләре, гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, социаль педагог һәм өлкән вожатый кебек номинацияләрдә көч сынаша.
“Гомуми урта белем бирү оешмасында сыйныф җитәкчесе” дигән номинациядә финалга Казан вәкиле дә эләкте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Казан шәһәре 165нче мәктәпнең математика укытучы Иннеса Сабирова номинациядә җиңү яулый икән, аңа Лауреат исеме һәм Бәйгенең төп бүләге биреләчәк. Башка номинация лауреатларын да шундый ук бәхет көтә.
