Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан укучыларына 2 мең планшет тапшырылачак
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның төрле район укучылары ике меңнән артык компьютер җиһазларын дистанцион укуда бушлай файдалану өчен алачак. 13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.
13 апрельдә 930 планшетны дистанцион режимда уку өчен Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды. Соңрак, техника республиканың 21 муниципалитетына җибәреләчәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар.
Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра.