Быел уку елы иртәрәк тәмамланырга мөмкин!
Быел уку елы 1 - 8 сыйныф укучылары өчен алдарак төгәлләнергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Йомгаклау билгеләре инде үткән чирекләр һәм дистанцион ВПР нәтиҗәләре нигезендә чыгарылырга мөмкин. Федераль ведомствода уку программасының бер өлешен киләсе елга күчерергә мөмкин, дип планлаштыралар.
Шул ук вакытта XI укучыларының, киресенчә, озаграк - 8 июньгә кадәр укулары мөмкин. Бу көнне география, әдәбият, информатика һәм ИКТ буенча БДИ узачак, 11 июньдә - рус теле буенча, 15 ендә - математика буенча (икесе дә дәрәҗә), 18 ендә - тарих һәм физика буенча, 22 се - химия һәм җәмгыять белеме буенча БДИ планлаштырылган. Чит телләрдән имтихан 25 нче, шулай ук 26 һәм 29 нчы июньдә (телдән) узачак.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы атна башыннан укучылар дәрескә керештеләр, коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында укыту дистанцион режимда уздырыла.