Татарстан мәктәпләрендә каникуллар озайтылды!
26 Mar, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанда Соvid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча алга таба гамәлләр кылу нигезендә, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр озайтылды. Әлеге карар бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бу хакта брифингта республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
«Белем бирү учреждениеләре, укучылар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», — дип хәбәр итте ул.
Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм ял секцияләре, сәнгать мәктәпләре һәм музыка мәктәпләре 12 апрельгә кадәр каникуллар режимында булачак.