belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

8 Mar, 2020 Раил Гатауллин 0
Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау!
Татарстан
belem.ru яңалыклары

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз - хатын-кызлар!!!

Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала. Хатын-кызның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да - барысы да сыйган!

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезнең озын гомерле тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, сөйгән кешегезнең яәм балаларыгызның мәхәббәте, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлауны шигырь юлларына да салабыз!

Бүген бәйрәм - яз бәйрәме,
Чәчәкле, аллы-гөлле!
Хатын-кызларның бәйрәме
Җылы, назлы, күңелле!

Мәңге шулай җаныбызга
Җылы, нур өләшегез!
Сезне күргәч безнең килсен
Шатлыктан көләсебез!

Бәйрәмегез нурлы булсын,
Әни, әби, апалар!
Белеп торыгыз - ир-атлар,
Нинди генә хәл булмасын,
Сезне нык яраталар!

Ихтирам белән, Белем.ру коллективы исеменнән Раил Гатауллин, 8.03.2020

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.03.2020 - 09:19):https://belem.ru/node/7715