Сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен - Татарстанга 619 миллион сум!
2020 елда сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру өчен Татарстан 619 миллионнан артык акча алачак. Бу турыда Дүләт Советы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итә.
– Быел бюджет шактый тулыланачак. Һәм әлеге акчалар 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә, сәнгать, музыка мәктәпләрен булышуга һәм иң мөһиме – сыйныф җитәкчеләре булып торган укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлтеләчәк, - ди сәясәтче.
2021-2022 елларда Федераль бюджеттан бу максатлар өчен 1,9 миллиард (һәр ел өчен аерым) акча бүлеп бирелер дип көтелә. Әлеге акчалар “Мәгариф” (“Образование”) дип исемләнгән милли проект кысаларында билгеләнгән максатларга ирешү өчен бүленә.
Аңа кадәр Россия президенты Владимир Путин 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттыру турында карар кабул иткән иде. Татарстанда узган көзнең беренче аеннан 22 мең сыйныф җитәкчесе өстәмә акча ала башлады.