Телефонда куллану өчен тагын бер татар клавиатурасы барлыкка килде
25 Feb, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Телефонда куллану өчен татар телендә тагын бер клавиатура ясаганнар. Бу турыда 21 февраль көнне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Министр Халыкара туган тел көне белән котлады һәм яңа эшләнмәне тәкъдим итте.⠀
«Бәйрәм уңаеннан, Цифрлы трансформация командасы телефоннарда куллану өчен татар телендә клавиатура ясады. Әлегә ул Android системасы өчен, апрель аенда IOS та да эшләячәк. Клавиатурадан хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич файдалана инде. Күрдегезме, „хәерле иртә“ теләге ничек үзгәрде? Кушылыгыз», — дип яза Айрат Хәйруллин.