Мәктәптә үлем
5 Nov, 2008 Сылу 0
Күрше Удмуртия республикасының Можга районы Пычас мәктәбендә футбол капкасы астында калып, 8 яшьлек мәктәп укучысы һәлак булган. Укытучылары балаларны үзләрен генә калдырып, җиһазлар артыннан кереп киткән.
Республика прокуратурасы хезмәткәре сүзләренә караганда, капка тиешенчә беркетелмәгән булган. Кызганыч, ләкин мондый очраклар күп булды инде. Күпләр капка астында калып, якты дөньядан киткән Чукотка, Башкортстан һәм Красноярск өлкәсе укучыларын хәтерлидер.
Чыганак: www.5ballov.ru