Татар әдипләре популярлыгын чагылдырган яңа рейтинг дөнья күрде! (әдәби марафончылар күзлегеннән)
Татнетны үстерү фонды X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучы фикерләреннән төзелгән татар әдипләре популярлыгы рейтингын булдырды. 21 нче февраль көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгенең 1200 кешелек зур залында үткәреләчәк #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдергәннәр. Ягъни, 1082 марафончыга (алар арасыннан 307 марафончы - 16 яшькә кадәр балалар!) "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелгән һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә кирәк булган.
1082 кеше арасыннан Роберт Миңнуллинны тантанада күрергә теләк белдереп 401 кеше, Зифа Кадыйрованы - 183, ә Рабит Батулланы күрергә теләп 141 кеше анкета тутырган.
Марафончылар тантанада күрергә теләгән шәхесләр саны барлыгы 205 кеше, рейтингта исә иң популяр шәхесләр исемлеге генә тәкъдим ителгән (ким дигәндә 10 кеше әлеге әдипләр белән тантана вакытында күрешергә тели). Татнетны үстерү фонды төзегән әлеге исемлеккә бу юлы 49 шәхес кергән.
Актуаль рейтинг белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://tat-i.net/tt/node/175.