«Белем җәүһәрләре – 2019» X Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау тантанасына чакыру
12 Nov, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә финалга чыккан укытучылар һәм укучылар 2019 елның 15 нче ноябре көнне 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залына чакырылалар.
Финалистларның тулы исемлеге бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/node/815 адресы буенча урнаштырылган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тантанага рәсми чакыру хаты әлеге яңалыкка беркетелгән.