Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сумлык грант бирәләр
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсының икенче этабы башланды. Аның нәтиҗәләре буенча билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче 28 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«23 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр эксперт комиссиясе республиканың 40 белем бирү оешмасында - конкурс сайлап алуның икенче этабында катнашучыларында булачак», – диелә министрлык хәбәрендә.
Экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү алымнарын, ресурслар белән тәэмин ителешне, бу юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш рәвешләренең күптөрлелеген һәм оригинальлеген, шулай ук Татарстан дәүләт телләрен укыту методикаларын һәм технологияләрен бәяләячәк.
9 сентябрьдә Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс башланды. Конкурс муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Узган ел республика конкурсында 82 балалар бакчасы катнашкан. 30 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 500 мең сумлык грантка ия булды.