Казан иң белемле яшьләр яшәүче шәһәрләр өчлегенә кергән
16 Jul, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
15 нче июльдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья яшьләр белеме көненә иң яхшы белемле һәм һөнәри күнекмәле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләрен ачыклаганнар. Бу сораштыруны БМО инициативасы белән Tvil.ru йортларга бронь ясау сервисы уздырган.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 35 процент сораштыручы Мәскәүне сайлаган.
Иң белемле яшьләр яшәүче Россия шәһәрләре исемлегендә икенче һәм өченче урынны Санкт-Петербург белән Казан алган. Алар өчен 15 процент кеше тавыш биргән.
Иң уңышлы яшьләр яшәүче шәһәрләр бишлегенә Краснодар һәм Екатеринбург калалары да кергән. Алар өчен 10 процент кеше тавыш биргән.