Татар гимназиясендә укыган укучыларның БДИ баллары быел тагын да югарырак булган
Актанышның “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы быелгы БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды. Гимназиянең директоры Рүзилә Гарипова быел уртача баллның күпкә артуын билгеләп үтте.
“Быел бик тә канәгать, Аллага шөкер. Узган ел белән чагыштырганда баллар күпкә артты. Бигрәк тә профильле математика фәнен буенча. Узган ел уртача балл 60,5 булса, быел 81,2 гә күтәрелде. Рус теленнән уртача балл 85. Гомумән, барлык фәннәр да үсештә”, – диде ул.
“Иң югары, 90нан артык балл җыючы укучыларыбыз быел тугыз. Шуларның берсе өч фәннән дә 90нан артык балл җыйды: рус теле 94, профильле математика 98, информатика 97. Икешәр фәннән 90нан артык балл җыючы өч укучыбыз бар. Биш укучыбыз берешәр фәннән 90нан артык балл җыюга иреште”, – дип билгеләп үтте Рүзилә Гарипова.
Узган ел белән чагыштырганда Россиядә профильле математиканың уртача күрсәткече 49,8дән 56,5кә кадәр күтәрелгән. Ә рус теле киресенчә 70,9дан 69,5 күрсәткеченә төшкән. Рус әдәбияты, тарих, химия, инглиз теле, физика, информатика, география фәннәрендә дә үсеш күзәтелә. Әлеге статистиканы Россия мәгариф күзәтчелеге тәкъдим итә.