Математиклар җыены
30 Oct, 2008 Сылу 0
2009 елның 19-24 январендә Пущино шәһәре "Математика. Компьютер. Мәгариф" исемле уналтынчы халыкара конференция үткәрү мәйданына әвереләчәк.
Исеменнән үк аңлашылганча, конференция дисциплинарара характерга ия. Фән һәм югары мәктәп хезмәткәрләре көчләрен туплау, Россия мәгариф һәм фән гадәтләрен саклап калу, математик моделирование һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче фәнни һәм педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү, фән һәм мәгарифкә яшьләрне китерү - әлеге чараның төп максатлары.
Җыен турында тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә, түбәндәге сылтама файдалы булыр: www.mce.su