Казан мәктәпләрендә электрон журналлар барлыкка килгән?
30 Oct, 2008 Сылу 0
Укыту процессында көннән-көн яңа технологияләр кулланышы арта. Россиядә электрон көндәлекләр һәм журналлар кулану күптән практига керде. Бездә исә Татарстанда Вахитов районының 12нче мәктәбендә укыту-тәрбия эшен алып бару электрон ысул белән башкарыла икән. “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе” муниципаль оешмасы түбәндәге карар чыгарган, диелгән аның рәсми сайтында.
Әлеге документ буенча Казанның 9нчы мәктәбендә, 1нче һәм 75нче гимназияләрендә кулланышка сыйныф журналының электрон варианты кертелергә тиеш. Бу 2008-2010 елга Казан шәһәре мәгарифен үстерү программасын томышка ашыру максатыннан, “Эктрон Казан” программасы буенча уртак муниципаль мәгълүмати киңлек тудыру өчен эшләнелә.