Башкала укучыларын наркотикларга каршы профилактик чаралар көтә
30-31нче октябрь көнне мәктәп укучылары белән наркотикларга каршы профилактик эш алып бару мәсьәләләренә багышланган шәһәркүләм конференция үткәрелә. Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узачак.
Конференциянең пленар утырышында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, структур бүлекчә һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының ведомство карамагында булган оешма белгечләре, Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча Россия Федерациясенең Федераль хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары В.Р. Абдуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы И.Г.Һадиуллин, Мәскәүдән Л.С.Выготский исемендәге “ДАР” фәнни-методик үзәге директоры С.М.Чечельницкая, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлеге белгечләре, әти-әни комитетлары әгъзалары һ. б. катнашачак. Шулай ук Германиядән Наркомания проблемалары буенча яшьләр өчен консультация үзәге директоры чыгышы да планлаштырыла, диелгән мэриянең рәсми сайтында.
Беренче көнне берничә тематик секция дә эшләячәк. Мәсәлән, «Балалар һәм үсмерләр белән профилактика эшенә ата-аналарны җәлеп итү ресурсы буларак тәрбия системасы», «Наркотикларга каршы профилактика чараларын нәтиҗәле итүдә гомумбелем бирү оешмаларында психологик-педагогик составның роле».
Конференциянең икенче көне Казанның урта гомуми белем бирү оешмаларында үтәчәк. Шәһәрнең 72нче һәм 36нчы мәктәпләрендә Питер Мертенс һәм С.М.Чечельницкая катнашында ата-ана коллективлары белән очрашу көтелә.