belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 1 февральдән Казан мәктәпләренә балаларны кабул итү буенча гаризалар тапшыру башлана

1 февральдән Казан мәктәпләренә балаларны кабул итү буенча гаризалар тапшыру башлана

21 Jan, 2019 Раил Гатауллин 0
1 февральдән Казан мәктәпләренә балаларны кабул итү буенча гаризалар тапшыру башлана
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

http://tatar-inform.tatar

2019 елда Казанда беренче сыйныф укучылары 2,5 меңгә күбрәк булачак – аларның саны 19 меңгә җитәчәк. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүмат китерелде.

«Әгәр 2018 елда беренче сыйныфка 16,5 меңнән артык бала кабул ителсә, 2019 елның 1 сентябрендә аларның саны 19 меңгә якын тәшкил итәр дип көтелә», - дип искәрттеләр киңәшмәдә.

1 февральдән Казан мәктәпләренә балаларны кабул итү буенча гаризалар тапшыру башлана. Әлеге кампания ике этапта узачак. Беренче этап – беркетелгән мәктәп территориясендә яшәүче балалар өчен, ул 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенчесе – беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен. Алардан гаризалар 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

«Мәктәпкә балаларны кабул итү турындагы боерыклар белән мәгълүмати стендларда һәм мәктәп сайтларында танышырга мөмкин. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырып була», - дип искәрттеләр мэриядә.

Мәктәпкә баланы кабул итүдән бары тик буш урыннар булмаган очракта гына баш тартырга мөмкиннәр. Бу очракта ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр буш урыннар булган мәктәпне билгеләячәк.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 21.01.2019 - 20:35): https://belem.ru/node/7607