Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее “Әлифба бәйрәме”нә чакыра
20 гыйнвардан 1 мартка кадәр Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 1 сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” уздырыла. Ул I сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифбаны укып бетерүгә багышлана.
Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, бәйрәмгә алдан язылып, сыйныф белән килергә мөмкин. Заявкалар инде бүгеннән кабул ителә башлаган. “Музейда бу бәйрәм дүртенче ел үткәрелә. Нигездә, Казан мәктәпләре катнаша. Шигырьләр әзерләп килеп, шуларны сөйлиләр. Моннан тыш, программада җыр, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар каралган”, - диде ул.
Әңгәмәдәш сүзләренчә, музейны төзекләндерүгә япкан вакытта, музей хезмәткәрләре Әлифба бәйрәмен мәктәпләргә барып уздырган, Милли музейның заллары да кулланылган. “Әлифба бәйрәме"ндә Тукайның педагогик эшчәнлеге искә алына. Тукай үзе дә мәктәптә татар теле, әдәбиятын укытуга өлеш керткән. Аның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”, “Яңа кыйраәт” дәреслекләре басылып чыга”, - диде.
“Без балаларны музейга чакырып, Габдулла Тукай белән бәйләнеш булдырасыбыз килә. Балаларның татар дөньясына кереп китүе истәлекле вакыйга булып калсын иде. Чара вакытында, Әлифбаны ничек өйрәнүләрен тикшерү өчен, уен формасында балаларның белемнәрен сыныйбыз. Шулай ук, балаларны музей экспонатлары белән таныштырабыз, Тукай дәреслекләре турында сөйлибез”, - диде Гүзәл Төхвәтова.