Бүген, 29 ноябрьдә, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
29 Nov, 2018 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителгән. Ул – яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Дәүләт флагының төсләре Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерә.
Дәүләт флагының авторы – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.