Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләрдә ата-аналар җыелышын еш уздырырга кирәклеген әйтте
Ата-аналар җыелышын еш уздырырга кирәк, чөнки ул - мәгариф системасында иң көчле тәрбия чараларының берсе. Бүген бу фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашуда әйтте.
“Хәзер мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы бик сирәк уза, моны дөрес түгел, дип саныйм. Элек мондый җыелышлар мәктәпнең аерылгысыз өлеше иде. Һәрвакыт сыйныф җитәкчесе укучы хакында тулы анализ бирә, аның тәртибе һәм укуы хакында сөйләде. Заманында без әтинең җыелыштан кайтканын куркып көтеп ала идек, тик шулай да укытучының безгә нинди бәя биргәнлеген беләсе килде. Ул сине үсендерергә дә, тырышып укырга өндәргә дә мөмкин иде.
Ата-аналар җыелышы - мәгариф системасында иң көчле тәрбия чараларының берсе. Без бу юнәлештә эшләргә тиеш. Хәзер бөтен нәрсә интернетта күренә, шуңа күрә ата-аналар белән очрашмасак була, дип санамагыз. Бу дөрес түгел, сыйныф җитәкчесе һәрвакыт укучы һәм аның якыннары белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Телефоннан түгел, ә очрашып һәм күзгә-күз карашып сөйләшергә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга.
Үзенең чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе мәктәп укучылары өчен репититор яллауга каршы булуын да әйтте. “Заманага ияреп, ата-аналар баласы өчен репититор яллау яклы. Укучы ныклы белемне мәктәптә ала икән, аңа бернинди дә репититор һәм өстәмә дәрес алулар кирәк булмаячак. Ләкин кайбер укытучылар “Мин дәрес планы буенча укыттым, калганына өлгерә алмыйм, иң яхшысы - репититор белән шөгыльләнү” – диләр. Аларны яллау өчен шактый акча кирәк. Дөрес хәл түгел, бу - минем фикер”, - диде ул.