Хезмәт хакын яңача түләү ничек башкарылырга тиеш?
Шушы көннәрдә Татарстанда икътисади хезмәт белгечләре һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында хезмәт хакын түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләре буенча күчмә семинар–киңәшмәләр уза.
Биредә хезмәт хакының база һәм кызыксындыру өлешен аңлату, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләү критерияләре мөһимлеген ачыклау максат итеп куелган.
Семинар белән параллель рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Халык мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы Республика Комитеты белән берлектә мәгариф оешмаларында яңача хезмәт хакын испәләүгә анализ ясый, өстәмә консультацияләр уздыра.
Бүген очрашу 13 сәгатьтә Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслимдә, 28 октябрь көнне Зәй, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Тукайда (9 сәгать), 14 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә, 30 октябрьдә 13:00дә Азнакай, Баулы, Лениногроск, Сарман, Ютазы муниципаль районнарында, ә 30 октябрь көнне сәгать 11:00дә Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешәндә узачак.