Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш - Ирек Шәрипов
Президент Юлламасында туган тел турында әйтелгән фикерләрнең нәтиҗәсе булып югары уку йортын ачу булырга тиеш. ТР халыкларының Дуслык йорты директоры, парламент депутаты Ирек Шәрипов Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын тыңлаганнан соң, шундый фикерен әйтте.
"Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш", - диде Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.
Депутат фикеренчә, төрле халыкларның телен, мәдәниятен саклап калу буенча тотрыклы сәясәтне үстерү кебек бурычлар һәрвакыт җитди мәсьәләләр булып тора.
«Монда торгынлык булырга тиеш түгел. Һәр ел үзенең проблемасын китереп чыгара. Президент ассызыклаганча, үткән елны телләр проблемасы килеп чыкты. Әгәр дә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә закон тарафыннан ниндидер ачыклык кертелсә, милли телләр, дәүләт телләре буларак, бу мәсьәлә бүгенге көндә дә әле үзенең чишелешен тапмады. Димәк, без бүгенге көндә аның уңай вариантын эзләргә һәм халыкка моны аңлатырга тиеш. Ә бүгенге көндә балаларның, туган тел дәресендә булсынмы ул, дәүләт теле дәресендә булсынмы, икегә, өчкә бүленеп өйрәнүендә ниндидер сораулар, аңлашылмаучанлыклар бар», - диде Ирек Шәрипов.