Эшкә урнашу өчен имтихан тапшырырга кирәк
Югары уку йортларын тәмамлаган студентларны эшкә алыр алдыннан һөнәри белгечлекләренә туры килү–килмәвен тикшерәчәкләр. Әлеге идея Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы даирәсендә тәкъдим ителгән. Диплом бирүдән тыш, студент теге яки бу белгечлек буенча эшләр өчен һөнәрне тулысынча үзләштерүен дәлилләргә тиеш, дип саный министр Андрей Фурсенко.
Мисал итеп АКШны китерергә була. Биредә юристлар һөнәрләре буенча эшли башлаганчы юридик практика алып бару өчен имтихан тапшыра икән.
“Квалификация таләпләре киңәйтелергә тиеш. Бу күп кенә юнәлешләргә кагыла. Мисал өчен, юристлар, табиблар. Мәгариф оешмаларында биргән белемнәр аларны чын юрист һәм табиб итми әле”, – дип ассызыклады Андрей Фурсенко. Ләкин әлегә карар фикер алышу стадиясендә генә.
Чыганак: window.edu.ru