Самарада нәни балалар өчен татарча сөйләшергә өйрәтү дәресләре була
3 Sep, 2018 Раил Гатауллин 0
Самарада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теле өйрәнү өчен җыялар. Бу хакта Самара татарлары сайты “Яктылык” мәктәбенә сылтама белән хәбәр итә.
Самарадагы “Яктылык” мәктәбе 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балаларны үсеш дәресләренә чакыра.
Биредә балалар өчен “Татарча сөйләшәбез”; “Җырлап татарча өйрәнәбез”; Математика пропедевтикасы; “Кояшкай” бию студиясе; “Уйный-уйный инглиз телен өйрәнәбез”; “Көрәш” милли көрәш дәресләре булачак.
Мәктәп адресы: Самара шәһәре, А.Матросов ур., 11 А. Телефон: 995-08-69.